• Русский
  • Татарча

Яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында китапханә фондына бүләк ителгән яңа китаплар күргәзмәсе уза.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең туган якны өйрәнү буенча төсле басмалар; рәсем сәнгате, графика, декоратив-кулланма сәнгать, скульптура буенча китаплар; Татарстан музейларында рус коллекцияләре турында басмалар тәкъдим ителгән.

Герой-шәһәр Волгоградка һәм Сталинград сугышына багышланган китаплар аеруча игътибарга лаек  («Город героев и окрестности. Волгоградская народная энциклопедия», «Сталинградская битва в названиях улиц и площадей Волгограда») 

Әдәбият исемлеге 
 

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: