• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен квалификация күтәрү курсларын тәмамлау

28 августтан 12 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге «Төбәк һәм федераль дәрәҗәдә методик хезмәт белән идарә итү системасы» өстәмә һөнәри программасы буенча 80 сәгать күләмендә квалификация күтәрү курсларын уңышлы уздырды. Квалификация күтәрү программасын 49 тыңлаучы узды.

 

Укытуның максаты-методик хезмәтләр эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарларының һөнәри компетенцияләрен камилләштерү.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында тыңлаучыларның шәхси һәм һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча лекцияләр, практикумнар һәм тренинглар оештырылды. Методик хезмәтне оештыру буенча инновацион тәҗрибәне өйрәнү һәм алга таба гамәлгә кертү максатыннан муниципаль оешмаларда төбәк һәм федераль дәрәҗәдә стажировкалар оештырылды.

Методик хезмәт эшчәнлеген оештыру буенча алдынгы тәҗрибәне өйрәнү кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен федераль дәрәҗәдә Түбән Новгород шәһәре һәм Ленинград өлкәсе белем бирү оешмалары базасында стажировкалар оештырылды.

Квалификация күтәрү программасы «Мәгарифне үзгәртү шартларында методик эшнең стратегик ориентиры буларак педагогик кадрлар үсеше белән идарә итү» стажировкасы белән тәмамланды.

Тыңлаучылар квалификация күтәрү курсларын оештыручыларга стажировкалар һәм дәресләр үткәрүнең кызыклы форматы өчен рәхмәт белдерделәр, программаның актуальлеген һәм педагогик коллективның профессиональлеген билгеләп үттеләр.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: