• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын-2021 гамәлгә ашыру чарасы буларак интерактив технологияләр» программасы буенча укулар тәмамланды

02-13 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын-2021 гамәлгә ашыру чарасы буларак интерактив технологияләр» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту гамәлгә ашырылды (кураторы - Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

Ике атна дәвамында башлангыч сыйныф укытучылары башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС, заманча цифрлы киңлек нигезендә башлангыч мәктәп яшендәге балаларның белем бирү эшчәнлеген оештыруга инновацион алымнар белән таныштылар, онлайн мохитнең яңа коралларын кулланырга өйрәнделәр. Уку контентын булдырганда мультимедия элементларын кулланырга, укучылар белән дәрес өчен интерактив биремнәр булдырырга, укучылар белән интерактив аралашу оештырырга өйрәнделәр.

Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар заманча белем бирү технологияләре буенча өйрәнелгән мәгълүматның эчтәлеген һәм актуальлеген, дәресләрнең мәгълүматилыгын һәм гамәли әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Укуны тәмамлаган тыңлаучыларга өзлексез һөнәри үз-үзләрен камилләштерү һәм шәхси педагогик практикага программаны үзләштергәндә алынган яңа белемнәрне актив рәвештә кертүләрен телибез.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: