• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү курсларның тәмамлануы

2023 елның 6 сентябреннән 12 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән  идарә итү кафедрасы тарафыннан 80 сәгать күләмендә «Төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә идарә итү практикасы» өстәмә һөнәри программа буенча укулар оештырылды. Квалификация күтәрү программасын 44 тыңлаучы узды.  

Программаны гамәлгә ашыру максаты: төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә мәгариф өлкәсендә идарә итү мәсьәләләре буенча тыңлаучыларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү.

Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында, шулай ук Россия Федерациясенең башка субъектларында белем бирү һәм тәрбия процессларын оештыруның иң яхшы практикаларын өйрәнүгә юнәлдерелгән стажировка чаралары сериясендә катнаштылар.

Квалификация күтәрү программасы 2023 елның 12 октябрендә Чаллы шәһәрендә мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләренең күчмә стажировкасы белән тәмамланды.

Стажировкада катнашучылар өчен мәйданчык булып «16 нчы белем бирү үзәге» урта гомуми белем бирү мәктәбе булды.
Стажировканың максаты: кадрлар белән эшләүдә һәм белем бирү киңлеген оештыруда нәтиҗәле идарә итү коралларын күрсәтү һәм практикада ныгыту; Яр Чаллы шәһәре тәҗрибәсен өйрәнү.
Программада – презентация мәйданчыкларына бару, заманча шартларда тәрбия практикалары, өстәмә белем бирү системасы, Мәктәп белем бирүен оештыру үзенчәлекләре белән танышу.

Очрашуны Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. М.Хәлимов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Р. И. Шәяхмәтова, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Р. Н. Хуҗин, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Л. П. Шәмсетдинова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы мөдире И. А. Сахнова ачып җибәрделәр.

Стажировканың пленар утырышы кысаларында Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләренә барлык катнашучыларга нәтиҗәле фикер алышу һәм белем бирү системасында алга таба хезмәттәшлек итү өчен сыйфатлы карарлар эшләү теләген җиткерде.

Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Р.Н. Хуҗин Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе эш системасын тәкъдим итте, шулай ук конкрет идарә механизмнары, мәктәптә мәгариф һәм тәрбия киңлеген оештыруның иң яхшы үрнәкләре белән чыгыш ясады.

Стажировка программасының икенче өлешендә тыңлаучыларга тәкъдим ителгәннәрдән индивидуаль белем бирү маршрутын төзергә туры килде:

«Сәләтле балалар белән эшләү»;
«Педагоглар белән эшләүдә нәтиҗәле практикалар»;
«Һөнәри юнәлеш бирү эше»;
«Яшь педагоглар белән эшләү»;
«Түбән белемле мәктәпләр».

 

  

Яр Чаллы шәһәренең гомуми белем бирү оешмалары директорлары ( 26 нчы гимназия директоры Сальников Андрей Львович; 77 нче гимназия директоры Бариева Гөлнара Айратовна; 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Закиров Шамил Рәкыйп улы; 62 нче мәгариф үзәге директоры Гафуров Марс Рәфгать улы; Кәримова Алена Сергеевна,  30 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры; 42 урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Матюшин Вадим Николаевич; 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Осипов Николай Иванович;    35  урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, Яшь педагоглар советы рәисе Альменеев Александр Геннадьевич; 38 урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Нуриев Руслан Атлас улы; 13  урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Альбданова Альбина Фаил кызы) үз идарә итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм мәгариф системасында оештыру һәм методик мәсьәләләрне хәл итү алгоритмын тәкъдим иттеләр.

Стажировка түгәрәк өстәл белән тәмамланды, анда катнашучылар мәгълүматның әһәмиятен һәм актуальлеген, программаның тулылыгын, хезмәттәшләренең җылы мөнәсәбәтләрен һәм кунакчыллыгын билгеләп үттеләр.

Курсларны укыту программасына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Р.И. Шәяхмәтова йомгак ясады. Уку нәтиҗәләре буенча рефлексия булды, катнашучылар курслар кысаларында алынган мәгълүматның гамәли әһәмиятен һәм актуальлеген, белем бирү программасының тулылыгын билгеләп үттеләр.

Укыту программасын оештыручы –Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы стажировка программасын гамәлгә ашыруда актив катнашканнары өчен, ә тыңлаучыларга-өстәмә һөнәри программа тематикасына кызыксынулары, актив һәм нәтиҗәле эшләре өчен Яр Чаллы шәһәренең югарыда күрсәтелгән гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренә һәм педагогларына чын күңелдән рәхмәт белдерә!

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: