• Русский
  • Татарча

«Орлята России» программасын гамәлгә ашыру буенча Бөтенроссия киңәшмәсе

2023 елның 12-15 октябрендә Мәскәүдә «Орлята России» программасының төбәк координаторлары һәм кураторларының зур Бөтенроссия киңәшмәсе уза.

Чарага 200дән артык катнашучы килде. Алар-төбәк башкарма хакимияте органнары, мәгарифне үстерү төбәк институтлары һәм «Орлята России». программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «Балачак навигаторлары» проектының ресурс үзәкләре хезмәткәрләре.

 

Алар алдында үз төбәкләрендә программаны гамәлгә ашыруда катнашкан барлык субъектларның үзара эшчәнлегенең бердәм моделен эшләү бурычы тора.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгарифне  үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы катнаша.

«Орлята России» - башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерү программасы.
Программа «Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында кече мәктәп укучыларының социаль активлыкка ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан эшләнгән һәм уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек төрләренә кызыксынуны үстерүгә һәм саклауга, укучыларның шәхесенең социаль әһәмиятле сыйфатларын, туган ил, гаилә, табигать, дуслык, хезмәт, шәфкатьлелек кебек төп төп кыйммәтләрне формалаштыруга юнәлдерелгән.

Ел дәвамында укытучылар җитәкчелегендә укучылар төрле юнәлештәге коллектив иҗади эшләрдә катнаша алалар һәм 7 тректа «Орленок» исеменә ирешә алалар.

Программаның сайты: https://xn--80aqajoclckag9m.xn--d1axz.xn--p1ai/

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: