• Русский
  • Татарча

Педагог һәм остаз елы: педагогларга фәнни-методик ярдәм. Дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен бердәм дәүләт имтиханының контроль үлчәү материаллары эчтәлегенең актуаль мәсьәләләре һәм үсешенең төп юнәлешләре буенча вебинарлар

Федераль педагогик үлчәүләр институты Россия Федерациясе педагогларына фәнни-методик ярдәм күрсәтү максатларында укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүнең актуаль мәсьәләләре буенча вебинарлар циклы әзерләде.
Вебинарларның алып баручылары – төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәргәндә кулланыла торган контроль үлчәү материалларын эшләү буенча комиссияләр җитәкчеләре һәм әгъзалары. 

Вебинарларның видеоязмалары Россия Федерациясе субъектларының муниципаль методик хезмәтләре укытучыларын, белем бирү оешмаларын, методистларына мәгълүмат тарату өчен билгеләнгән.

2024 елгы бердәм дәүләт имтиханының контроль үлчәү материаллары үзгәрешләре турында вебинарларның видеоязмалары әзерләнгән.

Вебинарларның видеоязмалары 30.09.2023 елдан Россия Федерациясе субъектларының мәгълүмат эшкәртү төбәк үзәкләрендә Федераль тестлау үзәге саклана торган челтәрендәге веб-ресурстан йөкләп алу өчен түбәндәге сылтама буенча ачык: https://10.0.6.1/s/wCriq7WMmWZrXig.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре, методистлары, педагоглары Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтының махсус бүлегенең киң методик материалларын куллана ала (http://irort.ru).

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты