• Русский
  • Татарча

«Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау: бүгенге хәле һәм үсеш перспективалары» белем бирү чарасы

2023 елның 19-20 октябрендә «Волга» яшьләр үзәгендә балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль комиссияләр һәм яшьләр эшләре буенча муниципаль органнар җитәкчеләре өчен белем бирү чарасы узды. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе ярдәме белән «Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге оештырды.

Чараның спикерлары булып Россия Федерациясенең, Россия төбәкләренең һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертлары чыгыш ясады. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Эльвира Хәмзә кызы Башлай «Балигъ булмаганнар белән профилактик эш нәтиҗәлелеге критерийларының берсе буларак девиациягә китү факторларын анализлау» темасына доклад белән чыгыш ясады һәм «Профилактика өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлек. Гомуми, адреслы һәм индивидуаль эшнең аспектлары» панель сессиясендә эксперт сыйфатында катнашты. 

 

ПедагогОстазЕлы

ПедагогЕлы2023

ОстазЕлы2023

ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: