• Русский
  • Татарча

«Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз

2023 елның 26-27 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  «Белем бирүдә стазлык: заманча теория һәм инновацион практика» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә (алга таба Конференция).

 

Конференция «һөнәри камилләштерү стратегиясен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның төбәк остазлык системасын үстерү» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы, «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлегендә үткәрелә.
Конференциянең максаты: учреждениеләргә, оешмаларга, методистларга, педагогларга мәктәпләрдә, югары уку йортларында, өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү системасында остазлык эшчәнлеге стратегияләрен һәм технологияләрен сайлауда, сәләтле һәм мотивацияле яшьләр, шулай ук укуда кыенлыклары булган укучылар белән эшләгәндә ярдәм күрсәтү.

Конференциянең максатлары:

  • белем бирү хезмәткәрләренең фәнни һәм педагогик хезмәттәшлеген ныгыту;
  • тупланган мәгълүмат, тәҗрибә һәм идеяләр белән үзара алмашу, әле ачылмаган проблемаларны эзләү һәм аларны бергәләп хәл итү;
  • белем бирү өлкәсендә фәннең яңа казанышлары турында конференциядә катнашучыларның мәгълүматлылыгын арттыру;
  • педагогик остазлык өлкәсендә конференциядә катнашучыларның практик казанышларын күрсәтү һәм диссеминацияләү: 
  • яңа профессиональ элемтәләр урнаштыру;
  • яшь белгечләргә тәҗрибә тапшыру өлкәсендә, шул исәптән цифрлы һәм проект технологияләрен үзләштерү өлкәсендә педагогларның һөнәри күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;
  • укытучыларны укытучы-остазлар тарафыннан фәнни-методик тәэмин итүнең шәхси модельләрен ачыклау һәм фикер алышу.

 

Конференциядә катнашу өчен мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүче җитәкчеләр һәм педагоглар; Россия Федерациясе субъектларының мәгарифне үстерү институтлары галимнәре һәм белгечләре чакырыла.

Спикерларга кушылу һәм трансляция өчен сылтама: http://irort.ru/ru/node/6827

ПедагогОстазЕлы

ПедагогЕлы2023

ОстазЕлы2023

ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: