• Русский
  • Татарча

«Идарә итүчеләр мәктәбе» республика семинары

2023 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 30 декабрендәге под - 2345/2 номерлы боерыгы белән расланган гамәлгә куючының 2023 елга дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән белән идарә итү кафедрасы Яшел Үзән шәһәренең 1 лицее белән берлектә «Идарә итүчеләр мәктәбе» республика семинарын оештырды һәм үткәрде.

Семинар эшендә 70тән артык мәктәп директоры катнашты. Семинар кысаларында түбәндәге сораулар каралды:

  • Белем бирү оешмасы белән идарә итү үзенчәлекләре.
  • Лицей үсешенең төп векторлары.
  • Лицей администрациясе эшен бәяләү процедураларын мониторинглау һәм анализлау нигезендә оештыру.
  • Укучыларның төп компетенцияләрен формалаштыру нигезе буларак проект-тикшеренү эшчәнлеге.
  • Кванториум (Робоквантум) дәресләрендә инженер-конструктор фикерләү стилен формалаштыру.
  • «Z. Labs» цифрлы лабораториясе мөмкинлекләре.
  • КДЭУ, КФУ белән челтәрле хезмәттәшлек кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар презентациясе.
  • Спорт музее лицейчыларның иҗади фикерләвен формалаштыру үзәге.

Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицеенда Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре директор Кудрявцева Светлана Юрьевна җитәкчелегендәге идарә итү командасының эш тәҗрибәсе белән таныша алдылар. Интерактив, мастер-класслар, практикумнар семинарда катнашучыларны битараф калдырмады. Мәктәп директорлары лицей укучыларын укыту өчен булдырылган заманча шартларны уңай бәяләделәр; семинарда күтәрелгән темаларның нәтиҗәлелеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр.

ПедагогОстазЕлы ПедагогЕлы2023 ОстазЕлы2023 ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: