• Русский
  • Татарча

«Мәгарифне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча иң яхшы практикалар презентациясе» темасына күчмә Республика семинары үткәрү турында

2023 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Мәгарифне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча иң яхшы практикалар презентациясе» темасына Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләренең күчмә республика семинары узды.

Республика семинары эшендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының укытучылары һәм методистлары катнашты.

Түгәрәк өстәл кысаларында семинарда катнашучылар методик эш өлкәсендә үз теләкләрен белдерделәр һәм чара темасына актуаль мәгълүмат белән уртаклаштылар, үзләренең педагогик тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр.

ПедагогОстазЕлы ПедагогЕлы2023 ОстазЕлы2023 ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: