• Русский
  • Татарча

«Кече мәктәп укучысының шәхесен үстерүдә цифрлы кораллар» семинары турында

2023 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дәүләт йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Кече мәктәп укучысының шәхесен үстерүдә цифрлы кораллар» семинары үткәрелде (чара кураторы: Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

Семинар Татарстан Республикасы башлангыч гомуми белем бирү педагогик хезмәткәрләренә нәтиҗәле интерактив коралларны үзләштерүдә методик ярдәм күрсәтү максатларында оештырылды.

Семинар барышында башлангыч мәктәптә интерактив белем бирү коралларын кулланып белем бирү процессын оештыруның актуаль мәсьәләләре каралды һәм тикшерелде; мәгариф системасында цифрлаштыру белән бәйле төп процесслар билгеләнде.

«Учи.ру» онлайн-платформаның интерактив мөмкинлекләрен куллану буенча практиканы «Учи.ру» белем бирү платформасының муниципаль кураторы Гюлтекин Рузалия Марат кызы үткәрде.

Семинар онлайн форматта узды, гамәли юнәлешле булды һәм барлык катнашучыларның уңай тәэсир калдырды.

 

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: