• Русский
  • Татарча

«Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика»бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең секция утырышлары

27 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрә торган «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе секция утырышлары режимында гибрид форматта үз эшен дәвам итте.

1 нче секция «Мәктәпкәчә балалар укытучысы: һөнәри эшчәнлекнең педагогик кыйммәтләре».

2 нче секция «Балаларга өстәмә белем бирүдә остазлыкның роле».

3 нче секция «Педагогның шәхси үсеш программасы һәм педагогларның һөнәри компетенцияләрен арттыру инструментлары буларак остазлык системасы».

4 нче секция «Үзенчәлекле белем алу ихтыяҗлары булган балалар өчен социаль лифтларны үстерүнең нәтиҗәле механизмы буларак остазлык».

5 нче секция «Укытучының формалашуында педагогик корпоратив культураның аерылгысыз өлеше буларак остазлык: югары уку йортын тәмамлаучыдан алып тәҗрибәле укытучыга кадәр» (Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы базасында).

6 нчы секция «Белем һәм тәрбия бирүнең заманча сыйфатына ирешүнең мөһим шарты буларак системалы остазлык практикасы аша педагогның һөнәри-шәхси үсеше белән идарә итү» (Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы базасында).

7 нче секция «Яр Чаллы шәһәренең муниципаль мәгариф системасында яшь укытучы: һөнәри үсеш һәм остазлык перспективалары» (Яр Чаллы шәһәре базасында. 

Секцияләр эшендә белем бирү белән идарә итү органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, шул исәптән балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүчеләр, галимнәр һәм методистлар катнашты.

Җиде мәйданчыкта остазлыкны торгызу, мәгарифтә инновацион процессларны үстерү, ярдәмче белем бирү мохите булдыру мөмкинлекләре, стажировка мәйданчыкларының эшләве перспективалары буенча актуаль мәсьәләләр актив тикшерелде, остазлыкның иң яхшы практикалары тәҗрибәсе трансляцияләнде.

Фотогалерея: