• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен республика семинары

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Халык музыкаль уеннары аша балаларны татар, рус халык йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыру» республика семинарында катнашты.

Семинар 2023 елның 1 декабрендә «Балачак» 6 нчы Саба балалар бакчасы базасында узды. Чарада Саба, Арча, Балтач, Теләче, Кукмара, Мамадыш районнарының 40 педагогы катнашты. Семинар кунакларына өлкән төркемдә  «Аулак өй» күңел ачулары, әзерлек төркемендә  «Рус Ярминкәсе»,  «Гөлбакча» вокаль ансамбле укытучы-остазлары чыгышы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны агач кашыкларда уйнау алымнарына өйрәтү буенча мастер - класс күрсәтелде.

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: