• Русский
  • Татарча

 «Гомуми белем бирү оешмасында ФДББС гамәлгә ашыру: дәрес һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге» дәрес конспектлары һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге методик эшләнмәләре республика конкурсы нәтиҗәләре турында

 Барлык катнашучыларны котлыйбыз!
«Гомуми белем бирү оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру: дәрес һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге» дәрес конспектлары һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге методик эшләнмәләре республика конкурсына йомгак ясалды (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 3 октябрендәге 418 номерлы боерыгы).
Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар исемлеге белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 1 декабрендәге 503 номерлы боерыгына кушымтада сайтның «Грантлар һәм конкурслар» бүлегендә танышырга мөмкин.
Конкурс җиңүчеләре һәм лауреатлары дипломнар, конкурста катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
Конкурста катнашу турында сертификатларны һәм җиңүчеләрнең дипломнарын түбәндәге сылтама буенча йөкләп алырга мөмкин: 
https://disk.yandex.ru/d/dBAuQovp0Efr3g

Игътибар итегез, сертификатлар сез җибәргән гаризалар буенча тутырылган.

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты