• Русский
  • Татарча

«Край родной, навек любимый» төбәкара әдәби конкурсы нәтиҗәләре

2023 елның 20 сентябреннән 5 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 19 сентябрендәге 398 нче номерлы боерыгы нигезендә «Край родной, навек любимый» төбәкара әдәби конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан, Россия Федерациясенең Ростов һәм Ленинград өлкәләреннән укучы һәм педагогик хезмәткәрләр катнашты.2023 елның 20 сентябреннән 5 декабренә кадәр Татарстан 

Конкурс балаларда һәм өлкәннәрдә туган як тарихы, мәдәнияте, табигате белән кызыксынуны туган якны өйрәнү һәм нәфис әдәбият уку аша үстерүгә; төрле типтагы белем бирү оешмаларының педагогик һәм китапханә хезмәткәрләренең, өстәмә белем бирү педагогларының, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең, мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары методистларының иҗади инициативасын актуальләштерүгә юнәлдерелгән.

Төбәкара конкурс җиңүчеләре I, II һәм III дәрәҗә дипломнар, лауреатлар дипломнары белән бүләкләнә. Җиңүчеләр һәм лауреатлар санына кермәгән конкурсантлар катнашучы сертификатлары ала.
Дипломнар һәм сертификатлар якын арада гаризаларда күрсәтелгән электрон почтага җибәреләчәк.

Игътибар итегез, кайбер эшләр башка номинацияләргә күчерелде.
«Край родной, навек любимый» төбәкара конкурсы җиңүчеләре һәм лауреатлары исемлеге
   

Конкурс җиңүчеләрен һәм лауреатларын котлыйбыз!
Катнашучыларга кызыксынулары, активлыклары һәм иҗади карашлары өчен рәхмәт белдерәбез!
Яңа идеяләр һәм алга таба һөнәри осталыкны камилләштерүегезне телибез!

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты