• Русский
  • Татарча

Федераль һәм төбәк дәрәҗәдәге бердәм федераль система субъектларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча Бөтенроссия стратегик сессиясе

2023 елның 7-8 декабрендә педагогик хезмәткәрләрне һәм федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге идарәче кадрларны фәнни-методик тәэмин итүнең бердәм федераль система субъектларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча Бөтенроссия стратегик сессиясенең йомгаклау чарасы узды.

 

Сессияне ачып, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Педагогик хезмәткәрләрне әзерләү, һөнәри үстерү һәм социаль тәэмин итү департаменты директоры П.В. Кузьмин җитди эш башкарылганын билгеләп үтте.
«Дүрт ел диярлек без сезнең белән өстәмә һөнәри белем бирү системасы регламентлаштырылмаган дип әйттек, һәм төрле компанияләр һәм структуралар безнең педагогларны безнең белгечләргә кирәк булганнан башка теләсә нәрсәгә өйрәтергә тырыштылар. Һәм без сезнең белән җитди әзерлек эше алып бардык, без бергә Өстәмә һөнәри белем бирүнең үзәген билгеләдек. Минемчә, без бергәләп белем бирү программалары турында сөйләшәчәкбез, аларны теләсә кайсы төбәк ориентир итеп ала алачак, шул рәвешле, безнең илдә теләсә кайсы педагог, кайда гына эшләмәсен, иң яхшы программаларга языла алачак», – диде Кузьмин.

Россия Федерациясенең барлык төбәкләре һәм педагогик югары уку йортлары вәкилләре уртак идеяләр, киселеш нокталары эзләү һәм бердәм проектлар формалаштыру өчен командаларда эшләделәр.
Методистлар эшчәнлегендә укытучыларга адреслы ярдәм күрсәтү механизмнарын булдыру буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге вәкилләре тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләренә һәм идарәче кадрларга фәнни-методик ярдәм күрсәтүнең төбәк системасы турында нигезләмә 2023 елның ноябрендә кабул ителде. Төбәк системасының максаты-педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарәче кадрларның һөнәри осталыгын өзлексез үстерү өлкәсендә фәнни-методик киңлек булдыру, шул исәптән мәгариф өлкәсендәге өстенлекле бурычларга туры китереп, квалификация күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү. Системаның бурычлары, принциплары, структурасы һәм субъектлары билгеләнгән. Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге эшчәнлеге координаторы итеп Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты билгеләнде.  

Ульян, Ярославль, Воронеж, Самара, Липецк, Саратов өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасыннан коллегаларны гомуми проектта Самара дәүләт педагогика университеты командасы берләштерде.

Команданың коллектив эш нәтиҗәсе 2023 елның 8 декабрендә ВДНХда «Просвещение» павильонында узган проект программалары презентациясендә тәкъдим ителде.

Сессия йомгаклары буенча федераль һәм төбәк дәрәҗәдәге субъектларның үзара эшчәнлеген камилләштерү буенча системалы эшне дәвам итүгә һәм педагогик хезмәткәрләрне һәм идарәче кадрларны фәнни-методик яктан тәэмин итүнең продуктивлыгын яхшыртуга юнәлдерелгән якын арада бердәм федераль система субъектларын үстерү юнәлешләре билгеләнде.

Фотогалерея: