• Русский
  • Татарча

«Цифрлы һөнәр» махсус хәрби операция ветераннарын цифрлы һөнәрләргә өйрәтү проекты

 

«БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең «Цифрлы Россия» федераль партия проекты 2023 елның 1 ноябрендә махсус хәрби операция ветераннарын цифрлы белгечлекләргә яңадан укыту буенча подпроектны башлап җибәрде.

«Цифрлы һөнәр» проектының максатлары: ветераннарны яңа цифрлы белгечлекләр алу аша социализацияләүне стимуллаштыру, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын яңадан укыту, яңадан әзерләү тәмамланганнан соң яңадан укытылган кешеләрне эшкә урнаштыруны контрольдә тоту..

«Цифрлы һөнәр» проектына кертү өчен махсус хәрби операция ветераны урта, урта һөнәри яки югары белемле булырга тиеш, шулай ук аңа сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы бирелергә тиеш. Программаны сайлаганнан соң, махсус хәрби операция ветераны «Россия эше» порталында гариза бирергә тиеш.

Татарстан Республикасында «Цифрлы һөнәр» проекты буенча чаралар комплексын үткәрү өчен җаваплы булып «Цифрлы Россия» федераль партия проектының Татарстан Республикасы буенча координаторы - Гүзәеров Айдар Фәнил улы.

Элемтәгә керү өчен: Кайданный Тимур Сергеевич, тел:+7-965-62-51-354

 

Кушымта: «Цифра һөнәре» проекты буенча презентация