• Русский
  • Татарча

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

 

2023 елның 22 декабрендә «Яңа гына эшли башлаган сыйныф җитәкчесенә 10 киңәш. Практикадан практикага» темасына вебинар узды. 
Вебинарда зур эш тәҗрибәсе булган һәм яңа гына эшли башлаган сыйныф җитәкчеләренә конкрет киңәшләр бирелде.

 

 

Вебинарда  катнашучылар:

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Уку һәм методик эш буенча проректоры Хохлов Александр Викторович;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хамзеевна;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Солтанова Мәдинә Равил кызы;
  • Казан шәһәре Мәскәү районы 75 нче гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Захарова Ольга Карповна;
  • Казан шәһәре Совет районы 72 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Авзалова Наталья Геннадьевна;
  • Казан шәһәре Мәскәү районы «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры Васильев Роман Игоревич;
  • Казан шәһәре Вахитов районының 3 нче гимназиясе педагог-психологы Минневалеева Анна Ивановна.

Вебинарда сыйныф җитәкчеләренең укучылар гаиләсе белән үзара бәйләнеше һәм төрле исәптә торучы укучыларга ярдәм күрсәтү өлкәсендә җитди проблемалар актуальләштерелде. Вебинар спикерлары мәктәп укучыларының шәхесен формалаштыруда һәм аларга вакытында педагогик ярдәм күрсәтүдә сыйныф җитәкчесе ролен югары бәяләде.

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проектында актив катнашучыларга Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректорының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Вебинар темасына сорауларны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Э.Х. Башлайга бирергә мөмкин (bashlay68@mail.ru).

Вебинар трансляциясен түбәдәге сылтама буенча карарга мөмкин:
https://www.youtube.com/@user-he2jc3zf4i/streams

Фотогалерея: