• Русский
  • Татарча

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

2023 елның 26 декабрендә «Балаларда шикәр диабеты» темасы буенча сыйныф җитәкчесенә нәрсә белергә кирәк?» темасына вебинар узды.
Вебинар спикеры шәһәр эндокринология үзәгенең эндокринологы Филимонова Ирина Михайловна тыңлаучыларны мәктәп укучысына кандагы шикәрнең кискен кимүе яки артуы очрагында беренче ярдәм күрсәтү чаралары белән җентекләп таныштырды.

 

Ирина Михайловна педагогның (сыйныф җитәкчесе) «Шикәр диабеты» диагнозы куелган укучылар турында мәгълүматка ия булырга тиешлегенә игътибар итте. Вебинар барышында каникул вакытында укучыларның дөрес туклану проблемалары актуальләштерелде. Ирина Михайловна тыңлаучыларга диабет белән авыручы балаларның туклану үзенчәлекләре һәм кандагы шикәрне даими контрольдә тоту өчен заманча җайланмалар булуы турында сөйләде.

Шулай ук вебинар вакытында физик йөкләнеш режимы турында мәгълүмат җентекләп тәкъдим ителде
«Шикәр диабеты» диагнозы куелган укучыларда дөрес уку һәм физик күнегүләр оештыруда сыйныф җитәкчесе роле мөһим.

Вебинар трансляциясен сылтама буенча кереп карарга мөмкин: 
https://www.youtube.com/watch?v=t7SaDzT-AoU 

#ПедагогОстазЕлы  #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: