• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хаты

28 декабрьдә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор В. Н. Демидов Аппаратында узган тантаналы киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле И. А. Комаровтан бүләкләр тапшырылды.

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногманова төбәк башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре белән коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча семинар-киңәшмә әзерләүдә ярдәм иткәне, шулай ук коррупциягә каршы тору турындагы законнарны куллануның актуаль мәсьәләләре буенча материаллар җыентыгын формалаштырганы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фотогалерея: