• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары яшь педагогларын методик үстерү проблемалары буенча төбәкара семинар

2019 елның 26 июнендә ТР Мәгарифне үстерү институтында Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары яшь педагогларыны методик үстерү пробелмалары буенча төбәкара семинар үтте.

Семинар кысаларында ТР Мәгарифне үстерү институтының яшь педагогларга мәгълүмати һәм фәнни-методик ярдәм күрсәтү һәм аларның һөнәри осталыгын үстерү буенча эшчәнлеге тәкъдим ителде. Семинарда катнашучыларны ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова сәламләде.

Семинарда докладлар белән чыгыш ясадылар: стратегик һәм икътисадый үсеш буенча проректор Хәмитов Р.Г. (“Татарстан Республикасы мәгарифен үстерүдә ТР Мәгарифне үстерү институтының роленә ретроспектив анализ”), фәнни һәм инновацияле эшчәнлек буенча проректор Яковенко Т.В. (“Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү стратегияләрен формалаштыру”).

ТР Мәгарифне үстерү институтының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре Мартьянова О.В., Хаҗиева Е.В., Шабалина В.Я. институтның яшь укытучының һөнәри осталыгын үстерүгә мәгълүмати һәм фәнни-методик ярдәме мөмкинлекләренә тукталып үттеләр. Төрле баскычтагы инновацияле проектларны Яковенко Т.В. һәм Шәехов М.Р. тәкъдим итте.

Фотогалерея