• Русский
  • Татарча

«Цифра дәресендә» укучылар хәзерге һәм киләчәкнең кибер куркынычсызлыгы турында беләчәкләр

15 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Россия мәктәпләрендә «Цифра дәресе» Бөтенроссия Белем бирү проектының яңа этабы узачак. «Киләчәкнең кибер куркынычсызлыгы» онлайн-дәресендә балаларга компьютерларны, челтәрләрне һәм программа кушымталарын потенциаль цифрлы куркынычлардан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләячәкләр. «Цифра дәресе» Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Цифрлар министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан үткәрелә.

 

Дәрес төрле яшьтәге укучылар өчен өч катлаулылык дәрәҗәсе буенча әзерләнгән: кече, урта һәм югары сыйныф укучылары өчен. Укучылар шифрлау программасының нәрсә икәнен, нинди парольләрнең ышанычлы булуын һәм ни өчен компьютерда һәм смартфонда урнаштырылган кушымталарны даими яңартырга кирәклеген беләләр.

«Цифра дәресе»ндә балаларга нәрсә аңлатыла: акыллы йортны саклау, смартфоннардагы мәгълүматны саклау һәм кибер һөҗүмнәргә каршы тору. Алар шулай ук перспективалы IT-һөнәрләр һәм төрле җайланмаларны саклау өчен алымнар һәм чишелешләр эшләүче белгечләр эше белән танышачаклар.

Видеолекция, дәресләр өчен методик материаллар һәм тренажерлар проект  сайтында булачак.

Белешмә өчен

«Цифра дәресе» 2018 елдан Россия Мәгариф министрлыгы, Россия цифрлар министрлыгы, «Цифрлы икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан «Цифрлы икътисад» милли проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында IT өлкәсендәге төп компанияләр һәм оешмалар белән партнерлыкта үткәрелә.

IT - компанияләр мәктәп укучыларына технологияләр һәм программалаштыру белән бәйле һөнәрләр дөньясында ориентлашырга ярдәм итүче дәресләр әзерли. «Цифра дәресе» узган ел һава торышын фаразлау, цифрлы сәнгать, пилотсыз машиналар һәм шәхси ярдәмчеләр турында иде.

2023/24 уку елында проектның партнерлары булып «Лаборатория Касперского» халыкара компаниясе, Сбербанкның «Вклад в будущее» хәйрия фонды, «1C» фирмасы, «Яндекс», VK, Ozon Tech компанияләре, Росатом дәүләт корпорациясе тора.

Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча