• Русский
  • Татарча

«Казан шәһәренең Ел укытучысы – 2024» конкурсы «Педагогик дебют» номинациясендә

2024 елның 17 гыйнварында «Педагогик дебют» номинациясендә «Казан шәһәренең Ел укытучысы – 2024» конкурсы педагоглары арасында конкурс сынауларының беренче туры тәмамланды. Конкурста өч елдан да артык стажы булмаган белем бирү оешмалары педагоглары катнашты.

Әлеге номинациядә жюри рәисе булып Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы тора.

Сигез конкурсант берничә сынау аша үтте: «Дәрес», «Тәрбия вакыйгасы», һәм «Мастер-класс». Барлык конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча номинациядә матбугат конференциясенә чакырылачак максималь балл җыйган финалист-конкурсантлар билгеләнде. Бу соңгы конкурс сынавы - «Ел укытучысына сорау», аның барышында катнашучылар шәһәрнең, Татарстан Республикасының укучылар, ата-аналар, һөнәри, мәдәни җәмәгатьчелеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасыннан интервью алучыларның сорауларына җавап бирәләр.

«Казан шәһәренең Ел укытучысы – 2024» конкурсында җиңүченең исемен Казан Ратушасында игълан итәчәкләр.

 

Имя победителя конкурса «Учитель года города Казани – 2024» объявят в Казанской Ратуше.
 

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: