• Русский
  • Татарча

«Тормыш иминлеге нигезләре» уку предметы буенча Татарстан Республикасы Ел укытучысы» республика конкурсының зона этабы

«Тормыш иминлеге нигезләре» курсы буенча белем бирү процессын оештыруда һәм гамәлгә ашыруда алдынгы тәҗрибәне ачыклау, гомумиләштерү һәм тарату, шулай ук «Тормыш иминлеге нигезләре» курсын оештыручы-укытучының абруен күтәрү максатларында бу атнада «Тормыш иминлеге нигезләре» уку предметы буенча Татарстан Республикасы Ел укытучысы» республика конкурсының зона этабы старт алды.

Конкурс 2024 елның 16 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр Бөгелмә, Чистай, Югары Ослан, Саба муниципаль районнары һәм Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре базасында 6 зона буенча уза.

Конкурста катнашучылар үз тәҗрибәләрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгы белән расланган конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә тәкъдим итәләр.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре жюри составына кертелде. Методик эшне үстерү бүлеге конкурска оештыру-методик ярдәм күрсәтә.

Катнашучыларга конкурста җиңүгә ирешү юлында уңышлар телибез!

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: