• Русский
  • Татарча

Гаилә елы оештыру комитеты социаль, мәгариф һәм мәдәни чаралар планнарын тәкъдим итте

2024 ел дәвамында, Гаилә елында, Россия Хөкүмәте 2030 елга кадәр демографик һәм гаилә сәясәте стратегиясен эшләячәк һәм раслаячак. Президент указы буенча Гаилә елын уздыруга багышланган бу һәм башка планнарны оештыру комитеты әгъзалары «Гаилә елы нинди булачак?» презентация сессиясендә тәкъдим итәчәк.

Чара «Россия» Халыкара күргәзмә – форумында уздырыла торган «Родные – Любимые» форумында узды.

«Безнең илдә 24,5 миллион гаилә бар, аларда 30 миллион бала тәрбияләнә. Иң мөһиме, соңгы биш елда өченче һәм аннан соңгы балалар саны, барлык демографик кыенлыкларга карамастан, безнең гаиләләрдә арта. Соңгы биш елда ул 11 процентка арткан, ә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр саны 2,3 миллионга җиткән. Туган балалар саны 30% ка, ә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр саны 27% ка арткан. Бу бик яхшы күрсәткеч, ләкин мин сезгә әйтергә телим, бу җитми. Без мондый гаиләләрнең күбрәк булуын һәм зур илебездәге гаиләләргә уңайлы яшәү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышырга тиеш», – диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова.

РФ вице-премьеры билгеләп үткәнчә, быел бөтен ил буенча күп балалы гаиләнең бердәм статусын билгеләү һәм бу хакта бердәм таныклык бирү турында Карар кабул ителәчәк, бу пособиеләр, пенсия белән тәэмин итү, хезмәт законнары, сәламәтлек саклау, дарулар белән тәэмин итү, Эшкуарлыкка ярдәм итү өлкәсендә тиешле ташламаларны беркетәчәк.

«Киләсе елларга без барыбыз бергә эшләргә тиеш төп документ-демографик һәм гаилә сәясәте стратегиясе. Бу документны тикшерү экспертлар җәмәгатьчелеге белән генә чикләнә алмый. Без шулай ук Россия Федерациясе субъектларын һәм сезне, хөрмәтле күп балалы гаиләләрне һәм балаларны тәрбияләүче барлык кызыксынган гражданнарны җәлеп итәчәкбез», – дип хәбәр итте Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков.

РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, Гаилә елында проектларны гамәлгә ашырганда гаилә вәкилләренең тәкъдимнәрен исәпкә алырга кирәк.

«Күптән түгел тәмамланган Педагог һәм остаз елы һәм Гаилә елы – ике бәйләнешле ел. Башта баланы әнисе, әтисе, бабалары һәм әбиләре тәрбияли. Аннары ул мәктәпкә бара, аның тормышында беренче укытучылары, сыйныф җитәкчесе барлыкка килә. Мәктәп – ул шулай ук гаилә. Шуңа күрә Гаилә елы кысаларында без гаиләләргә, мәктәпләргә һәм укытучыларга ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез. Без балалар бакчаларына чиратны бетердек диярлек. Президент кушуы буенча без яңа заманча мәктәпләр, «Кванториум» һәм «Үсеш ноктасы» өстәмә белем бирү үзәкләре булдырабыз. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча зур программа бара, ул күбесенчә авыл мәктәпләренә юнәлдерелгән. Бүген ата – аналар балаларының балалар бакчасына, мәктәпкә барачагына, тормышта уңышлы булачагына, сыйфатлы, дөньяда иң яхшы белем алачагына, алга барачагына һәм илебезне үстерәчәгенә ышансын өчен бар мөмкинлекләр дә бар», – диде Сергей Кравцов.

Гаилә елында Россия яшьләре өчен нәрсә эшләнәчәге турында Росмолодежь башлыгы Ксения Разуваева сөйләде.

«Быел без ««Больше, чем путешествие» программасы кысаларында гаилә сәяхәте маршрутларын киң җәелдерергә һәм җәйдә зур туристик сезон ачарга уйлыйбыз. Бу кызыклы шартларда балалар һәм ата-аналар өчен уртак вакыт булачак. Ә бер айдан соң бездә Бөтендөнья яшьләр фестивале узачак, анда без бөтен дөньядан 20 мең яшь кешене, шул исәптән балаларны да кабул итәчәкбез. Фестиваль кысаларында 5 март гаилә көне булачак, һәм без сезнең күпләрегезне бу көнне бөтендөнья фестиваленә чакырырга һәм сезнең турында илебезгә генә түгел, бөтен дөньяга сөйләргә планлаштырабыз», – дип ассызыклады Ксения Разуваева.

Гаилә елын рәсми ачу тантанасы 23 гыйнварга планлаштырылган.

Гаилә елы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә гаиләне яклау һәм гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен үткәрелә, бу чорда күп балалы һәм күп буынлы гаиләләргә аерым игътибар биреләчәк. Елның төп чаралары планы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган. Ел дәвамында Гаилә елы чаралары программасы Россиянең 89 төбәген колачлый һәм төрле яшьтәге өлкәннәр һәм балалар өчен исәпләнгән.

Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары

 

Фотогалерея: