• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик вебинар

Дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2024 елның 24 гыйнварында видеоконференция форматында «Россия Федерациясе белем бирү оешмалары педагоглары өчен төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм федераль белем бирү программасы яктылыгында туган (татар) телен укытуның актуаль мәсьәләләре» вебинарын үткәрде. 

 

Кафедра мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы вебинарда катнашучыларны сәламләде һәм татар теле һәм әдәбияты кафедрасының киләчәк эш планнары белән таныштырды.

Вебинар спикеры – Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Фәттахова Рузилә Фирдәвес кызы. Вебинар кысаларында түбәндәге сораулар каралды:

  • туган телне һәм әдәбиятны укытуны норматив-хокукый тәэмин итү;
  • төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм федераль белем бирү программасы яктылыгында туган (татар) телен укытуның үзенчәлекләре.

Вебинар эшендә Татарстан Республикасының 50 туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: