• Русский
  • Татарча

«Белем бирү мохитендә балигъ булмаган чит ил гражданнарын адаптацияләү һәм социализацияләү» семинары

 

2024 елның 25 гыйнварында «Росток» психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен дәүләт автоном белем бирү учреждениесендә мигрант балаларны психологиктәэмин итү проблемасына багышланган семинар узды.

 

Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне Үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хәмзә кызы катнашты. Эльвира Хәмзә кызы үзенең чыгышында балигъ булмаганнарга яңа уку һәм тәрбия шартларына яраклашуда ярдәм күрсәтү буенча киңәшләр бирде.

«Росток» үзәге сайтында файдалы методик мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табып була:

https://edu.tatar.ru/moskow/page1193415.htm/page2045653.htm

Мәгарифне үстерү институтында 2023 елның декабрендә балигъ булмаган мигрантларны уку шартларына яраклаштыру проблемасына багышланган практик вебинар уздырылды.

Вебинарны түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:
https://www.youtube.com/watch?v=6gZqKNhBwQQ

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: