• Русский
  • Татарча

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елының ябылу тантасында: Бу ел укытучы һөнәренең югары статусын ассызыклады

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елының  ябылу тантанасында катнашты.

Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында узды.

 

Тантана концерт залы фойесында башланды, анда  "Укытучылар вальсы" н 45 пар яшь педагог башкарды.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов студентлар - булачак педагоглар белән дә аралашты. Алар укытучы һөнәрен ничек сайлаганнарын, бүгенге көндә нинди тормыш кыйммәтләрен сайлаганнарын сөйләделәр.

Педагоглар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов 2023 ел Президент Владимир Владимирович Путин Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителүен искәртте.

"Бу ел укытучы һөнәренең югары иҗтимагый статусын, илебез җитәкчелеге тарафыннан мәгариф системасына бирелә торган өстенлекле игътибарны ассызыклады", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ел дәвамында республикада күп санлы тематик чаралар узды, аларда 65 меңнән артык педагог һәм остаз катнашты. Яшь педагоглар өчен «Безнең яңа укытучыбыз» грантын яңарту, сквер төзү һәм Казансу яр буенда укытучыга һәйкәл кую, Казан университетында «Белем» мәгариф музеен ачу  эшләрен башлау турында карарлар кабул ителде. Татарстанның 36 меңгә якын укытучысы яңа ноутбуклар алды.

"Республика мәгариф системасы илдә алдынгылардан санала, - дип ассызыклады Татарстан Рәис. - 2023 елда «Мәгариф» илкүләм проектының 15 чарасы гамәлгә ашырылды. 

Зур финанс чаралары төзелешкә, мәктәпләрнең матди базасын яңартуга, педагогларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу юнәлешләрдә һичшиксез эшне дәвам итәчәкбез".

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Татарстан «Яшь профессионаллар» бөтенроссия чемпионат хәрәкәтендә ышанычлы рәвештә 2 нче урынны, Бөтенроссия мәктәп укучыларының предмет олимпиадалары нәтиҗәләре буенча 3 нче урынны били.

"Әлбәттә, барлык уңышлар нигезендә сезнең хезмәтегез, хөрмәтле педагоглар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз! Сез 250дән артык Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын, химия һәм информатика буенча халыкара олимпиадаларның өч җиңүчесен, 2 меңләп алтын медаль иясен, 199 йөз балл җыючыны әзерләдегез, тагын 9 кеше ике фән буенча ике йөз балл алды.

Мәсәлән, Иннополис лицееның математика укытучысы Арман Костанян «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсында призер булды. «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсында Казанның 41 нче мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина абсолют җиңүче дип танылды.

Казанның 108 нче мәктәбенең физика укытучысы Радик Хәбиров "Сыйныф темасы!» буенча телешоуда финалист булды.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, быел март аенда илебезнең киләчәген билгеләячәк мөһим вакыйга - ил Президентын сайлаулар узачак. "Ышанам, Татарстан педагоглар берләшмәсе традицион рәвештә үзенең бердәмлеген күрсәтәчәк, актив тормыш позициясен күрсәтәчәк, дөрес сайлау ясаячак», - диде ул, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов педагогларга һәм чара кунакларына видео аша мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәгариф тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре - Орлен "Дуслык" ордены,"Фидакарь хезмәт өчен" медальләре, мактаулы исемнәр тапшырды.

Чара концерт программасы белән тәмамланды.

 

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча

Фотогалерея: