• Русский
  • Татарча

«Укытучыларның һөнәри үсешен формалаштыру буенча эшнең нәтиҗәле формалары һәм ысуллары» республика семинары

 

2024 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Кирбинск урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының милли мәгариф методистлары өчен «Укытучыларның һөнәри үсешен формалаштыру буенча эшнең нәтиҗәле формалары һәм ысуллары» республика семинар-киңәшмәсе узды.

 

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р. Шәмсетдинова һәм Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Р. Ф. Фәттахова семинарның пленар утырышында милли мәгарифне үстерү буенча методик эш системасын камилләштерү буенча актуаль мәсьәләләр белән чыгыш ясадылар.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: