• Русский
  • Татарча

«Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре» укыту предметы буенча Татарстан Республикасы Ел укытучысы» республика конкурсының зона этабы

 

«Тормыш иминлеге нигезләре» укыту предметы буенча Татарстан Республикасы Ел укытучысы» республика конкурсының зона этабы тәмамланды, ул 2024 елның 16 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр Бөгелмә, Чистай, Югары Ослан, Саба муниципаль районнары һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләре базасында 6 зона буенча узды.

 

Дәресләрдә һәм мастер-классларда конкурсантлар методик һәм психологик-педагогик белемле булуларын; һөнәри бурычларны хәл итүгә иҗади якын килү; коммуникатив һәм рефлексив мәдәният; яңартылган ФДББС таләпләрен үтәп, заманча технологияләрне, укыту методологияләрен куллана белүләрен күрсәттеләр.

Компетентлы жюри конкурсантларның әзерлеген югары бәяләде.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: