• Русский
  • Татарча

Казанда «Мой Учитель/Укытучым минем» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

 

30 гыйнварда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында «Мой Учитель/Укытучым минем» республика ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

 

 

«Мой Учитель/Укытучым минем» урта һәм өлкән мәктәп укучылары өчен республика бәйгесе ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан, Педагог һәм остаз елы кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды.

Конкурста Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләренең 69 укучысы катнашты.

Татарстанның Саба районы Изминск урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Азалия Рөстәм кызы Мифтахова Гран-при иясе булды.

Һәр номинациядә 3 җиңүче билгеләнде. Тагын сигез кеше «Жюри призы» махсус дипломына ия булды.

Дипломантлар эшләре белән «Татарика» сайтында танышырга мөмкин:
https://tatarica.org/ru/razdely/pobediteli-i-prizery-respublikanskogo-ko...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча