• Русский
  • Татарча

Мәктәп музейлары мөдирләре өчен укыту семинарлары циклы

2024 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә «Татарстан Республикасында кече Ватан мәдәнияте» проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәп музейлары мөдирләре өчен «Мәктәп музее: норматив-хокукый нигезләр һәм аны булдыру методикасы» темасына укыту семинары үткәрде.

 

Очрашу офлайн һәм онлайн режимда узды, трансляция ВКонтакте социаль челтәрендә РФ Сәнгать педагоглары институтының профильле төркемендә башкарылды (https://vk.com/club199138972).

Семинар өлкән фәнни хезмәткәр Н.Б. Кондратьева җитәкчелегендә узды, чараның әйдәп баручы спикеры - Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни-методик эш бүлеге мөдире М. Б. Сафиуллина.

Очрашу төрле дәрәҗәдәгебелем бирү оешмаларының структур бүлекчәләре буларак мәктәп музейларын булдыру һәм алга таба эшләве мәсьәләләренә багышланды. Әңгәмә барышында музейларны паспортлаштыру, яңа музей киңлекләрен булдыру өчен шартлар, фонд коллекцияләрен саклау һәм комплектлау, экспозицияләрне бизәү темалары күтәрелде.

Чарада республика шәһәрләре һәм районнары педагоглары катнашты. Очрашу катнашучылар һәм тыңлаучылар арасында җылы тәэсир калдырды, алар әлеге профессиональ аралашу форматының үз вакытында һәм кирәклеге турында сөйләделәр.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: