• Русский
  • Татарча

«Белем бирү мохитенең куркынычсызлыгын психологик экспертизалау» темасына квалификация күтәрү

2024 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү мохите куркынычсызлыгының психологик экспертизасы» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды, квалификация күтәрү программасы кураторы – Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры К. Ш. Шәрифҗанова).

Программа педагогик хезмәткәрләрнең экспертиза (бәяләү) өлкәсендәге һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән, алар белем бирү мохитендә психологик куркынычсызлык булдыру һәм аны тәэмин итүнең төрле модельләрен һәм технологияләрен практик гамәлгә ашыру өчен кирәк.

Курс тыңлаучылары заманча куркынычсыз белем бирү мохите модельләре тәкъдим ителгән стажировка мәйданчыкларында булдылар

Йомгак ясаганда тыңлаучылар кафедраның профессор-укытучылар составының эшен билгеләп үттеләр һәм квалификация күтәрү курсларында дустанә атмосфера өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: