• Русский
  • Татарча

«Заманча белем бирү шартларында яшь белгечләрне һөнәри социализацияләү механизмы буларак мәктәп һәм югары уку йортының үзара бәйләнеше» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе, И. Н.Ульянов исемендәге Ульян дәүләт педагогика угиверситеты, Буа шәһәренең 2 нче лицее  белән берлектә 2024 елның 23 мартында «Заманча белем бирү шартларында яшь белгечләрне һөнәри социализацияләү механизмы буларак мәктәп белән югары уку йортының үзара бәйләнеше» ел саен уздырыла торган фәнни-гамәли конференциясен оештыра.

Билгеләнгән аудитория: барлык типтагы белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре, төрле дәрәҗәдәге мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, югары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре.

Конференция очрашу урыны һәм тәҗрибә уртаклашу, актив белгечләр һәм белем бирү оешмалары педагоглары арасындагы үзара хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен уникаль мәйданчык булачак.

 

Конференция дистанцион технологияләр (онлайн) кулланып, көндезге форматта (Google Meet платформасында) узачак. Конференциядә катнашу өчен материаллар 2024 елның 13 мартына кадәр электрон вариантта кабул ителә.

Конференция турындагы нигезләмәгә сылтама: https://clck.ru/38rE7e

2023 елның 13 мартына кадәр катнашучыларга теркәлү үтәргә кирәк: 

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты