• Русский
  • Татарча

Мәгариф министры Сергей Кравцовның Халыкара туган тел көне белән котлавы

                              Кадерле дуслар!
Үзенең зур һәм кечкенә ватанына мәхәббәт төп байлыкларның берсенә – телгә хөрмәт белән башлана. Шуңа күрә Халыкара туган тел көне һәркемгә кагыла. Туган тел – мәдәни кодның бер өлеше. Ул тарихны һәм заманчалыкны, традицияләрне һәм инновацияләрне бәйли.

Безнең зур күпмилләтле илдә төрле халык вәкилләре яши, алар үз тел культураларын саклыйлар, белемнәрен буыннан-буынга тапшыралар.

Бүгенге көндә Россия мәктәпләрендә 70тән артык туган тел өйрәнелә. Моның өчен махсус программалар, кулланмалар һәм методик материаллар эшләнгән. Туган тел укытучыларының да һөнәри үсеш өчен барлык мөмкинлекләре бар.

Без илебезнең тел төрлелеген саклап калу гына түгел, ә балаларның телләрне өйрәнүгә эчкерсез кызыксынуын үстерергә, заманча алымнар кулланырга омтылабыз. Моның өчен федераль һәм төбәк дәрәҗәдә Бөтенроссия ачык дәресләр, олимпиадалар һәм конкурслар, этнодиктантлар, флешмоблар һәм барлык яшьтәге катнашучылар өчен акцияләр уза.

Һәркемнең туган теленә соклануын, башка халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән каравын һәм үз күзаллауларын даими рәвештә киңәйтүен телим!

Мәгариф министры Сергей Кравцов

 

Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча