• Русский
  • Татарча

«Цифрлы кораллар һәм заманча белем бирү технологияләре» Республика семинары

2024 елның 28 февралендә «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы технологияләр һәм заманча белем бирү технологияләре» циклыннан республика семинары үткәрә.

Әлеге семинар барышында түбәндәге темалар каралачак:

  • Цифрлы технологияләрне укытуда визуализация булдыру мөмкинлеге буларак куллану: онлайн-такталар, VR, нейрочелтәрләр;
  • Z буын үзенчәлекләрен исәпкә алып интерактив укыту чараларын куллану;
  • Белем бирү процессында Квест: Joyteka белем бирү квестларын булдыру өчен сервис

Кушылу өчен сылтама:
https://sferum.ru/?call_link=_useyRoyHQCGx8P0avJmYtFdZsHd3k8yGuonVDuLH0A

Семинар башлану вакыты: 14.00 сәгатьтә.