• Русский
  • Татарча

«2024 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү үзенчәлекләре» республика семинары

2024 елның 29 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы «Сферум» платформасында видео-конференц-элемтә режимында «2024 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү үзенчәлекләре» республика семинарын үткәрә.

Семинар барышында бөтенроссия тикшерү эшләрен  оештыру, үткәрү һәм тикшерү буенча предмет комиссияләре әгъзалары укучыларны Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерләүнең төп моментларын ачыклаячак. Эшләрне объектив тикшерү, башкаруны сыйфатлы анализлау һәм нәтиҗәле идарә карарлары кабул итү буенча тәкъдимнәр бирәчәкләр.

Укыту эшләре буенча директор урынбасарлары һәм белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы мәгариф бүлекләре (идарәләре) методистлары семинарында катнашырга чакырабыз.

Чарага кушылу вакыты һәм сылтамасы: