• Русский
  • Татарча

«2024 елда укучыларны «Математика» фәне буенча төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләүнең актуаль проблемалары» республика семинары

2024 елның 27 февралендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елның 21 декабрендәге под - 2321/23 номерлы боерыгы белән расланган 2024 елга гамәл куючының дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирүне проектлау кафедрасы математика укытучылары өчен «Математика» фәне буенча төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләүнең актуаль проблемалары» республика семинарын үткәрде.

Семинарда математика буенча ТР дәүләт имтихан комиссиясенең җаваплы белгече, Казан шәһәре Совет районының 144 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе югары квалификацияле категорияле математика укытучысы Оксана Николаевна Троицкая, һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рөстәм Фәхреддин улы Әхвердиев чыгыш ясадылар.

Семинар кысаларында түбәндәге сораулар каралды:

  • 2023 елгы Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен анализлау,
  • 2024 елгы БДИ контроль-үлчәү материаллары форматы,
  • 2024 елда төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерлек кысаларында математика буенча югары катлаулылык мәсьәләләрен чишү.

Семинар эшендә республиканың белем бирү оешмаларыннан 360тан артык математика укытучысы катнашты.

Семинарда катнашучылар тәкъдим ителгән материалларның актуальлеген һәм кирәклеген билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: