• Русский
  • Татарча

«Аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларны психологик-педагогик коррекцияләү һәм өйрәтү» юнәлеше буенча педагогик хезмәткәрләрне һөнәри яңадан әзерләүнең өстәмә һөнәри программасын гамәлгә ашыру

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2024 елга дәүләт йөкләмәсе һәм ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы йөкләмәләре нигезендә бюджет нигезендә «Аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларны психологик-педагогик коррекцияләү һәм өйрәтү» юнәлеше (белгечлеге) буенча һөнәри яңадан әзерләүгә кабул ителгән педагогик хезмәткәрләр укытуны башладылар.

Төркемнең кураторы – Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Бадалова Эсмира Юрьевна.

Уку программасы 330 сәгатькә исәпләнгән, уку дәвамлылыгы 2024 елның 19 февраленнән 7 декабренә кадәр. Уку формасы көндезге — читтән торып.

2024 елның 19 февраленнән 06 мартына кадәр 1 сессия уздырыла, яңадан әзерләү тыңлаучылары кафедраның барлык хезмәткәрләренә игелеклелеге һәм профессиональлеге өчен рәхмәт белдерәләр.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты