• Русский
  • Татарча

Түбән белемле мәктәп җитәкчеләре һәм педагоглары өчен республика мәгълүмати-методик семинары

2024 елның 4-5 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәп җитәкчеләре һәм педагоглары өчен республика мәгълүмати-методик семинар үткәрде.

Семинар кысаларында түбән белемле мәктәп коллективларында максатчан компетенцияләрне үстерү, бәяләү процедуралары нәтиҗәләрен комплекслы анализлау, белем бирү сыйфатын күтәрү һәм укучыларның уңышларын агымдагы контрольдә тоту буенча актуаль мәсьәләләр каралды.

Моннан тыш, «Я-класс» электрон платформасының рәсми вәкиле«Административ сәгать. Директорлар һәм урынбасарлар өчен Я-класс» темасына чыгыш ясады (белем бирү сыйфатын эчке мониторинглау, административ контроль эше, тиз хисап бирү, мәктәп педагогларының цифрлы компетенцияләре).

Семинарда ТР Арча, Әтнә, Яшел Үзән муниципаль районнарының һәм Казан шәһәренең түбән белемле мәктәпләренең идарә командалары катнашты.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: