• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре, Казан шәһәренең 185 нче лицее укытучысы «Россия лидерлары» конкурсының финалында җиңде

Казанда 185 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ксения Чеботарева «Россия лидерлары» конкурсының округ финалында җиңү яулады. Укытучы илнең иң яхшы 300 җитәкчесе исемлегенә керде һәм уку өчен грант отты.Финалистларга Россиянең эре корпорацияләренең топ-менеджерлары белән бергә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк иде. Аннары катнашучылар үз проектларын хакимият һәм бизнес вәкилләренә тәкъдим иттеләр. Чеботарева командасы «Роскосмос» җитәкчелеге һәм «Независимая газета» генераль директоры Константин Ремчуков алдында чыгыш ясады, дип яза Казан мэриясе.

Җиңүче сөйләгәнчә, ул шулай ук Татарстан Мәгарифне үстерү институтында фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Азнакайдан ханбикә Сөембикә костюмында «Мисс Европа»да җиңгән.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты коллективы
җиңү белән котлый!

ИА "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча
 

Фотогалерея: