• Русский
  • Татарча

«Мәгарифне цифрлы трансформацияләү инструментларын кулланып, яңартылган ФДББС, Федераль төп белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында проект-тикшеренү эшчәнлеген үстерүнең муниципаль методик һәм идарә итү практикалары» республика питч-сессиясен

 

                                Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы педагогик һәм идарәче хезмәткәрләренә методик, консультацион, консалтинг ярдәме күрсәтү максаты белән «Мәгарифне цифрлы трансформацияләү инструментларын кулланып, яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын, Федераль төп белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында проект-тикшеренү эшчәнлеген үстерүнең муниципаль методик һәм идарә итү практикалары» республика питч-сессиясен үткәрә.

Билгеләнгән аудитория: мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары җитәкчеләре, җитәкчеләре урынбасарлары, муниципаль методик хезмәтләр методистлары, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, педагоглары.

Сессия гибрид форматта үткәрелә: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәйданчыгында һәм дистанцион технологияләр кулланып «Сферум» онлайн-платформасында.

Питч-сессиянең пленар өлешендә түбәндәге темалар каралачак:

  • «Татарстан Республикасы мәгарифендә цифрлы трансформация»,
  • «Яңартылган ФДББС гамәлгә ашыруда проект-тикшеренү эшчәнлеге»,
  • «Мәгарифне цифрлы үзгәртү контекстында яңа идеяләр, технологияләр эзләүгә педагогик һәм идарәче кадрларның мотивациясен арттыру»,
  • «Планлаштырылган белем бирү нәтиҗәләренә ирешү чарасы буларак проект һәм тикшеренү эшчәнлегенең цифрлы инструментлары».

Өч секция эше каралган:

   Педагогик берләшмәне игълан ителгән тема кысаларында актуаль мәсьәләләрне тикшерүгә чакырабыз.

Питч сессиянең башлану вакыты: 2024 елның 13 мартында 14:30 сәгатьтә