• Русский
  • Татарча

«Ел тәрбиячесе - 2024»Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучылар өчен семинар

 

 

«Ел тәрбиячесе» һөнәри конкурсы осталык дәрәҗәсен күтәрү, педагогларның иҗади потенциалын ачу мәсьәләләрен хәл итүдә мөһим роль уйный, алдынгы тәҗрибәне таратырга ярдәм итә, квалификацияне күтәрүнең нәтиҗәле формасы булып тора.

 

 

2024 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Ел тәрбиячесе — 2024» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучылар белән очрашу узды. Конкурста катнашучы мәктәпкәчә белем бирү педагогларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Хисамиева Йолдыз Шамил кызы сәламләде.

Катнашучылар алдында чыгыш ясадылар:

  • Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтының Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү теориясе һәм методикасы кафедра мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Газизова Фәридә Сәмигулла кызы;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы;
  • Казан шәһәре Вахитов районы 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2023» конкурсында тәрбиячеләр арасында үткәрелгән номинациянең абсолют җиңүчесе Лотфуллина Айсылу Газинур кызы;
  • Казан шәһәре Киров районы 101 нче балалар бакчасы мөдире Галиева Лилия Рәмзил кызы;
  • Казан шәһәре Киров районы 101 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Садретдинова Эльвира Мөдәррис кызы.

Конкурста катнашучылар өчен киңәшләр түбәндәге сылтама буенча: http://irort.ru/ru/node/7026

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: