• Русский
  • Татарча

Казанда «Белая трость» XV Халыкара хәйрия фестиваленә тыңлаулар узды

 

2024 елның 12 мартында Казанда  «Белая трость» XV Халыкара хәйрия фестиваленә тыңлаулар узды, проект инициаторы, РФ халык артисты Диана Гурцкая белән иҗади очрашу узды. 

 

 

 

Фестиваль кысаларында "Әкият" инклюзив иҗат лабораториясе мәйданчыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «По зову сердца» сукыр һәм начар күрүче балаларга ярдәм итү Диана Гурцкая хәйрия фонды вәкилләре, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре, «Образ жизни» хәйрия фонды вәкилләре (Мәскәү шәһәре) катнашында «Мәдәният буларак инклюзия» түгәрәк өстәле узды.

Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре дәүләт структуралары, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре, коммерцияле булмаган оешмаларның үзара эшчәнлеге темаларына кагылды. Педагогларның квалификациясен күтәрүнең мөһимлеге, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү бурычлары турында Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы һәм Инклюзив белем бирү психологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Герасимова Марианна Юрьевна (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты) чыгыш ясадылар.

Эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасында инклюзив культура формалаштыру процессына кертелгән төркемнәргә системалы ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча уртак проектлар планнары билгеләнде.

Фотогалерея: