• Русский
  • Татарча

«Мәктәпнең цифрлы трансформациясе» стажировка мәйданчыгында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту

 

2024 елның 19 мартында «Белем бирү оешмасы белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча белем алучы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 30 директоры Казан шәһәре Вахитов районы 51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең стажировка мәйданчыгында эшләде.

 

Стажировка көне тулысынча практикага юнәлтелгән иде. «Мәктәпнең цифрлы трансформациясе» стажировка мәйданчыгын Казан шәһәре Вахитов районы 51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Р.А. Хаҗиев ачты.
Мәктәп җитәкчеләре алдында директор урынбасарлары А.К. Шакирова һәм Л.К. Капитонова чыгыш ясады. Дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда, белем бирү оешмалары администрациясе эшен оештыруда яңартылган «ТР электрон мәгариф» системасы коралларын куллану турында кызыклы сөйләшү булды. «Мәскәү электрон мәктәбе» платформасы мөмкинлекләрен кулланып дәрес фрагментлары, укытучыларның мастер-класслары күрсәтелде.

Стажировка мәйданчыгында яңартылган мәгариф системасын гамәлгә кертүнең актуаль мәсьәләләре каралды. Мәктәп вәкилләре мәктәп директорларының күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

Уку нәтиҗәләрен ясаганда мәктәп директорлары стажировка мәйданчыгын оештыруның югары дәрәҗәсен, программаның гамәли юнәлешле характерын, стажировка көнен яхшы оештыруны билгеләп үттеләр.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: