• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре» квалификация күтәрү программасы буенча укулар тәмамланды

 

2024 елның 21 мартында «Башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре» дип аталган башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын укыту тәмамланды (куратор Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

 

Программа башлангыч сыйныф укытучыларын яңа һөнәри бурычларны тормышка ашыруда педагогларга кирәкле база цифрлы компетенцияләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Курслар барышында тыңлаучылар киләчәк технологияләре белән эшләргә һәм башлангыч сыйныф укучыларын укытуда цифрлы продуктлар һәм процесслар кулланырга мөмкинлек бирә торган белем һәм күнекмәләр алдылар. Татарстан Республикасы Мәгарифне Үстерү Институты укытучылары Чеботарев Р.А., Шәймөхәммәтова Э. Р., Яковенко Т. В. авторлык цифрлы ресурслар булдыру буенча универсаль инструментлар күрсәттеләр.

Яңа электрон ресурслар һәм цифрлы платформаларны, шул исәптән МЭШ куллану мөмкинлекләре Казан шәһәре Вахитов районы 51 нче мәктәп укытучысы Шакирова Альбина Камил кызы һәм Казан шәһәре Идел буе районы 16 нчы гимназия укытучысы Миннәхмәтова Светлана Аркадьевнаның эш тәҗрибәсендә тәкъдим ителде.

Программаны гамәлгә ашыруда uchi.ru Россия белем бирү онлайн-платформасының муниципаль кураторы Рузалия Марат кызы Гюлтекин катнашты .

Тыңлаучылар материалны аңлаешлы итеп сөйләгәннәре һәм бирелгән мәгълүмати-методик материаллары өчен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

 

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: