• Русский
  • Татарча

Түбән белем нәтиҗәләре булган мәктәп җитәкчеләре һәм педагоглары өчен Республика мәгълүмати-методик семинары

 

2024 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 2 нче гимназиясе базасында түбән белем нәтиҗәләре булган мәктәп җитәкчеләре һәм педагоглары өчен республика мәгълүмати-методик семинарын үткәрде.

Семинар кысаларында түбән белем нәтиҗәләре булган мәктәп коллективларында билгеләнгән компетенцияләрне үстерү, бәяләү процедуралары нәтиҗәләрен комплекслы анализлау, белем бирү сыйфатын күтәрү һәм укучыларның уңышларын агымдагы контрольдә тоту буенча актуаль мәсьәләләр каралды. Моннан тыш, «Я-класс» электрон платформасының рәсми вәкиле «Административ сәгать. Директорлар һәм директор урынбасарлары өчен «Я-класс» темасына чыгыш ясады (белем бирү сыйфатының эчке мониторингы, административ контроль эше, тиз хисап бирү, мәктәп педагогларының цифрлы компетенцияләре).

Семинарда Алексеевск, Балтач, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнарының белем нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрнең идарә командалары катнашты.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: