• Русский
  • Татарча

«Гомуми белем бирү оешмасы эшчәнлегенең хокукый һәм оештыру нигезләре» Республика семинары

2024 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 2 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Чистай районы гомуми белем бирү учреждениеләренең җитәкче хезмәткәрләре өчен «Гомуми белем бирү оешмасы эшчәнлегенең хокукый һәм оештыру нигезләре» Республика семинарын үткәрде.

Семинар кысаларында хокукый кырда белем бирү оешмасы белән идарә итү, мәктәп документларын алып бару, шулай ук мәктәпнең норматив-хокукый базасы мәсьәләләре каралды.

Семинар тыңлаучылары үткәрелгән семинарның югары дәрәҗәсен билгеләп үттеләр, күрсәтелгән методик ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук мондый чараларның бик кирәк булуын расладылар.
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: