• Русский
  • Татарча

«Мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль аспектлары» квалификация күтәрү программасы буенча укулар тәмамланды

2024 елның 22 мартында «Мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль аспектлары» мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләренең квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча тыңлаучыларын укыту тәмамланды, күләме -  72 сәгать (куратор – доцент, педагогика фәннәре кандидаты Р. И. Латыйпова ).

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге мәсьәләләр ачыкланды: мәктәпкәчә белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын идарә итүнең норматив-хокукый аспектлары, мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын мониторинглауның концептуаль нигезләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең стратегик мәсьәләләре һ. б.

Тыңлаучылар стажировкасы Казан (Идел буе) федераль университетының «Без бергә» аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар өчен махсус (коррекцион) балалар бакчасы, Казан шәһәре Идел буе районының 33 нче балалар бакчасы базасында оештырылды. Стажировка мәйданчыклары коллективлары мәктәпкәчә белем бирү эчтәлеген яңарту шартларында кызыклы эш тәҗрибәсе тәкъдим иттеләр.

Укуның соңгы этабында балалар бакчалары мөдирләре проект эшләрен уңышлы якладылар.

Тыңлаучылар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оештырган квалификация күтәрү курслары кысаларында алынган күнекмәләрнең югары гамәли әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үттеләр.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: