• Русский
  • Татарча

Квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларын укытуны тәмамлау турында

2024 елның 20-29 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тыңлаучыларны квалификация күтәрү өстәмә һөнәри программасы буенча түбәндәге темалар буенча укытуны оештырды: «Яңартылган төп белем бирү, урта гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм федераль төп белем бирү программалары шартларында туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының эшчәнлегенең актуаль аспектлары», «Яңартылган төп гомуми белем бирү һәм урта гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбиятын укыту теориясе һәм методикасы», квалификация күтәрү программалары кураторлары – Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р. Шәмсетдинова, Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы А. Р. Ваһапова).

Татарстан Республикасында барлыгы 36 педагог укыды. Курс күләме: 56 сәгать. Программалар яңартылган төп гомуми белем бирү һәм урта гомуми белем бирү федералҗ дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында тыңлаучылар Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясендә «Татар теле һәм әдәбияты» фәнен укытуны камилләштерү аша нәтиҗәле белем бирү технологияләрен  гамәлгә кертү процессын проектлау» темасына көндезге стажировка үттеләр. Курслар тәмамлангач, укытучылар проект эшләрен яклау формасында йомгаклау аттестациясен уңышлы уздылар.

Тыңлаучылардан кире элемтә алганда курсларны оештыруның югары дәрәҗәсе, программаның гамәли юнәлешле характеры һәм стажировкаларның продуктивлыгы билгеләнде. Укытучылар Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының профессор-укытучылар составына рәхмәт белдерделәр.
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: